«Кама буе, гүзәл Яр Чаллы»: тарихи сәяхәт (6+)
23
Сентябрь 2022
Җомга
23 сентябрь көнне 12 нче санлы татар китапханәсе Чаллы каласы буенча «Кама буе, гүзәл Яр Чаллы» дигән тарихи сәяхәт уздырды. Балалар тарихи һәйкәлләр һәм шәһәрнең истәлекле урыннары белән танышты, шәһәрнең барлыкка килү тарихын искә төшерде, Чаллы символикасы турында сорауларга җавап бирде. Укучылар Автокаланың музейлары, театрлары, һәйкәлләре һәм китапханәләре турында белде. |